[1] Раббыны данлагыз! Мөкатдәс урынында данлагыз Аллаһыны! Данлагыз Аны Үзенең кальгасында – күк гөмбәзендә!
[2] Данлагыз Аның кодрәтле гамәлләрен! Тиңсез бөеклеген данлагыз!
[3] Данлагыз Аны мөгез быргы авазлары яңгыратып, лира вә гөслә кыллары чиертеп!
[4] Данлагыз Аны барабаннар кагып, бии-бии! Кыллы уен коралларында, курайда уйнап данлагыз!
[5] Данлагыз Аны хуш авазлы тәлинкәләр һәм яңгыравык тәлинкәләр чыңлатып!
[6] Әй бөтен терек җаннар, Раббыны данлагыз! Раббыны данлагыз!
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150