Skip to content
Opens in a new window

[1] Корах угылларының җыр-мәдхиясе. Җырчылар җитәкчесенә: «Махалат леаннот» көенә. Эзрах нәселеннән булган Һеманның нәсыйхәте.

[2] И Раббым, коткаручы Аллам, кич-көндез Сиңа инәлеп дәшәм.

[3] Догам Синең хозурыңа ирешсә иде, колак салса идең минем инәлүләремә.

[4] Чөнки җанымдагы кайгы-хәсрәт тулып ашты, көннәрем үлеләр аймагына якынлашты.

[5] Үлем чокырына иңүчеләргә иш булдым, көч-дәрманнан яздым;

[6] үлеләр арасына ташланган, кабердә яткан мәетләр күк булдым, Синең тарафтан инде онытылган, мәрхәмәтле кулыңнан читкә тибәрелгән хәлдә калдым.

[7] Син мине тирән чокыр төбенә, кара упкын эченә аттың.

[8] Ачу-дәһшәтең минем өскә авыр йөк булып ятты, каһәрең дулкыннары мине аяктан бәреп екты.

[9] Таныш-белешләремне Син миннән ераклаштырдың, алар күзендә мине җирәнгеч итеп күрсәттең; камалуда мин, котылу юлым юк.

[10] Кайгы-хәсрәттән күзләрем зәгыйфьләнде. Һәркөн Сиңа ялварамын, Раббым, кулларымны Сиңа таба сузамын.

[11] Могҗизаларны үлеләр өчен эшләрсеңме Син?! Үлеләр, терелеп, Сиңа рәхмәтләр укырмы?!

[12] Мәрхәмәтең – кабердә, тугрылыгың черекләр арасында телгә алынырмы?!

[13] Караңгыда Синең могҗизаларыңны кем күрер?! Онытылу дигән җирдә Синең хаклыгыңны кем белер?!

[14] Мин исә, Раббым, ярдәмгә чакырам Сине; иртә таңда догам хозурыңа барып ирешер.

[15] Ник Син, Раббым, мине читкә тибәрәсең? Йөзеңне ник миннән яшерәсең?

[16] Яшь чагымнан үлем, кайгы көтә мине; Синең дәһшәтеңнән гаҗизмен.

[17] Ачу-каһәрең басып-изеп узды, дәһшәтеңнән рухым тәмам сынды.

[18] Туфан эчендәге кебек, мине һәр яктан Синең дәһшәтең чорнап алган.

[19] Дусларымны, якыннарымны миннән читләштердең, янәшәмдә калган сердәшем тик зольмәттер.

Зәбур — Chapters