Skip to content
Opens in a new window

[1] И Аллаһы, Сиңадыр мактау сүзләрем! Җавапсыз калма!

[2] Чөнки яманнар, мәкерлеләр миңа каршы авызларын ачтылар, минем өскә ялган яудыралар.

[3] Нәфрәт тулы сүзләре чолгап алды мине, миңа каршы сәбәпсез сугыш ачтылар.

[4] Яхшы мөнәсәбәтемә каршы миңа яла ягалар, ә мин һаман догадамын.

[5] Яхшылыгыма – явызлык, дуслыгыма нәфрәт белән җавап кайтаралар,

[6] минем турыда әйтәләр: «Раббы аны яман бер адәм кулына тапшырсын, уң ягында аның яла ягучы утырсын,

[7] мәхкәмәдә ул гаепле дип табылсын, догасы гөнаһ булып саналсын! – диләр. –

[8] Гомер еллары кыскарсын, үтәгән вазифасын башка берәү алсын!

[9] Балалары – ятим, хатыны тол калсын!

[10] Угыллары, җимерек өйләреннән куылып, чит җирләрдә теләнеп йөрсен! – диләр. –

[11] Булган бар мөлкәтен рибачы тартып алсын, хезмәте белән тапканын читләр талап бетерсен!

[12] Мәрхәмәт күрсәтүче дә, ятимнәрен кызганучы да табылмасын!

[13] Токымы-нәселе корысын, исеме бер буында ук хәтердән җуелсын! – диләр. –

[14] Ата-бабаларының гөнаһларын Раббы гел истә тотсын, анасының гөнаһларын да онытмасын –

[15] гөнаһлары һәрчак Раббының күз алдында булсын, ә үзләре турындагы хатирәне Раббы җир йөзеннән себереп түксен! – диләр. –

[16] Рәхим-шәфкать күрсәтүне ул адәм уена да алмады бит, күңеле рәнҗетелгән кешеләрне, мазлум вә фәкыйрь-юксылларны эзәрлекләп, аларны харап итәргә тырышты.

[17] Каргау-каһәрләүне үз итте ул – каһәре аның үз башына төшсен! Хәер-фатиха бирергә теләмәде – фатихадан мәхрүм ителсен!

[18] Каргау-каһәрләү аның өс киеме булсын, су кебек эченә керсен, зәйтүн мае кебек сөякләренә сеңсен!

[19] Әйдә, өстенә кигән киеме булсын ул аңа, билен бәйли торган бер пута булсын!» – диләр.

[20] Миңа яла ягучыларга, явыз сүзләр белән җанымны әрнетүчеләргә Раббыдан җәза нәкъ үзләре әйткәнчә булсын!

[21] Ә Син, Хуҗа-Раббым, мөкатдәс исемең хакына, Үз исемең хакына миңа ярдәм ит, мәрхәмәтең, игелегең хакына коткар мине!

[22] Мин бичара бер мазлум вә фәкыйрьмен, эчемдә йөрәгем яралы минем.

[23] Эреп югала барган күләгә кебек мин юкка чыгам; мине, чикерткәдәй, селкеп төшерделәр.

[24] Ураза тотып, тезләрем хәлсезләнде, мае бетеп, бәдәнем сулыкты.

[25] Кеше көлкесенә калган бер зат булдым, мине күрделәр исә, башларын чайкыйлар.

[26] И Раббы Аллам, ярдәм ит, мәрхәмәтең хакына коткар мине!

[27] Белсеннәр бу эштә Синең кулың уйнаганны, моны бары Син, Раббым, эшләгәнне!

[28] Алар ләгънәтләсен, ә Син мине мөбарәк кыл! Миңа баш калкытучылар рисвай булсыннар, ә минем күңелгә – колың күңеленә – сөенечләр тулсын!

[29] Миңа яла ягучылар мәсхәрәгә уралсыннар, кием итеп хурлыкка төренсеннәр!

[30] Мин Раббыга чиксез рәхмәтләр яудырырмын, халык арасында Аны данлармын,

[31] чөнки Ул – фәкыйрь-юксылның уң ягында торучы, аны гаепләүчеләрдән аралаучы.

Зәбур — Chapters