[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Лалә гөле» көенә. Корах угылларының нәсыйхәте. Мәхәббәт җыры.
[2] Күңелем түреннән гүзәл сүзләр ташый, патшага багышлыйм шигъри юлларны, оста кәтип каләмедәй булсын телем.
[3] Адәм балаларының иң гүзәледер син; иреннәреңнән хикмәтле сүзләр агыла, чөнки Аллаһы сине мәңгегә мөбарәк кылган.
[4] Әй кодрәт иясе, шөһрәтеңне вә мәһабәтлегеңне раслап, билбавыңа тагып куй кылычыңны.
[5] Атыңа атланып, хакыйкать, күндәмлек вә гаделлек хакына җиңү яуларга чык, уң кулың синең гаҗәеп эшләр башкарсын!
[6] Очлы укларың синең, и патша, дошманың йөрәгенә үтеп керер, барча кавемнәр синең аяк астыңда булыр.
[7] Аллаһы биргән тәхетең мәңгелектер, хөкемдарлык таягың – гаделлек таягы ул!
[8] Сөекледер сиңа тәкъвалык, нәфрәтледер сиңа яманлык. Шуңа күрә Аллаһы, синең Аллаң, ишләрең арасыннан бары сине өстен куйды – сөенеч мае белән майлады.
[9] Бар киемеңнән хушбуй – мирра, сабур, кассия исе аңкып тора, фил сөяге белән җиһазланган сарайларыңда яңгыраган кыллар чыңы күңелеңне хушландыра.
[10] Шәрәфле кунакларың арасында – патша кызлары; уң ягыңда – синең патшабикәң, аның өстендәге зиннәтләр – Офир алтыныдыр.
[11] Тыңла, әй кыз бала! Колак сал һәм уйла! Халкыңны оныт, атаң өен оныт.
[12] Патша синең гүзәллегең дәртендә, ул инде сиңа – хуҗа-әфәнде, алдында аның сәҗдә кыл.
[13] Әй Сур кызы, халык арасыннан иң байлары сиңа бүләкләр китерер, илтифатыңны казанырга теләр.
[14] Гүзәл патша кәләше сарай эчендә, ул алтын чигүле затлы киемнәрен кигән.
[15] Шул бизәкле киемнәрдән аны патша янына алып керәләр, артыннан дус кызлары да ияргән.
[16] Шат тавышлар эчендә, тантаналы төстә кертәләр аларны патша сараена.
[17] Ата-бабаларың урынына, и патша, синең үз угылларың килер, илбашлары итеп куярсың син аларны бөтен җирең өстеннән.
[18] Исемеңне буыннан-буынга ядка алырлык итәрмен, халыклар сиңа мәңге рәхмәтләр яудырыр!