Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

[2] Күкләр Аллаһының шөһрәтен хикәяли, күк гөмбәзе Аның могҗизалы эшләрен бәян итә.

[3] Көн көнгә шул хакта хәбәр җиткерә, төн төнгә ирештереп тора.

[4] Тып-тын алар: сүз дә, сөйләү дә юк – көн вә төннең тавышы ишетелми.

[5] Алай да хәбәрләре бөтен җир йөзенә, сүзләре дөнья читләренә тарала. Раббы күкләрдә кояш өчен чатыр корды.

[6] Ак чыбылдыктан чыккан кияүгә охшаш ул кояш, батыр йөгерешче кебек чабарга атлыгып-шатланып тора.

[7] Күкнең бер очыннан калкып чыга, икенче очына барып җитеп байый – бер генә нәрсә дә аның җылысын тоймый калмый.

[8] Раббының Кануны камил – ул җаннарны тергезә, күрсәтмәләре ышанычлы – гади кешегә зирәклек өсти.

[9] Әмерләре гадел – күңелләргә сөенеч бирә, боерыклары якты-анык – күзләрне ача.

[10] Раббыдан курку, Аны хөрмәт итү – пакь нәрсәдер, һәм бу шулай мәңге дәвам итәчәк; хөкем-карарлары ышанычлы, һәммәсе хактыр.

[11] Раббы кануннары алтыннан да, бихисап күп саф алтыннан кадерлерәк; алар балдан, кәрәзле сыек балдан татлырак.

[12] Кануннарың миңа, Синең колыңа, үгет-нәсыйхәт бирә; аларны ихлас үтәү – саваплы эш!

[13] Кем үзенең хаталарын күреп белә?! Ихтыярсыз кылынган языклардан пакь кыл мине, Раббым,

[14] ниятемдә булганнардан да мин колыңны тыеп кал – минем өстән хакимлек итмәсеннәр! Шул чагында мин керсез, зур гөнаһлардан азат булырмын.

[15] И Раббым, Кыяташым вә Коткаручым минем! Авызымнан чыккан сүзләр, күңелемдәге уйлар Синең күзеңә ятышлы күренсә иде!

Зәбур — Chapters