[1] Яратам мин Раббыны: Ул минем ялварулы тавышымны ишетә,
[2] иелеп миңа колагын куя. Мин Аны гомер бакый догамда чакырачакмын.
[3] Мине үлем баулары чолгап алган, миңа кабер дәһшәте яный иде, һәм мин хәсрәт вә сагышка баткан идем.
[4] Исемен әйтеп мин Аңа: «И Раббым, җанымны коткар!» – дип дәштем.
[5] Раббы кызганучан вә хаклык ияседер, безнең Аллабыз рәхимледер;
[6] садә җанны саклый Ул: мин казалы идем, һәм Ул мине коткарды.
[7] И күңелем, янә тынычлык кичер! Чөнки Раббы сиңа игелек кылды:
[8] җанымны – үлемнән, күзләремне – яшьтән, аякларымны сөрлегүдән саклап калды.
[9] Мин, шулай итеп, Раббының күз алдында тереләр дөньясында йөрермен!
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150