Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббым, Сиңа дәшәм, минем янга ашык! Сине чакырып дәшкәндә, догаларым авазын колак биреп тыңла!

[2] Догам – Синең хөрмәткә көйрәтелгән хуш исле сумала, Сиңа таба сузылган кулларым кичке корбан булып кабул кылынсын.

[3] И Раббым, сак куй минем авызыма, иреннәремне ябарга капка кор.

[4] Явызлыкка берегергә күңелемә ирек бирмә, бозыклар белән бергә яман гамәлләр кылудан сакла, алар ризыгыннан авыз иттермә.

[5] Тәкъва кеше миңа сабак укытсын – мәрхәмәт күрсәтү кебек булыр бу; мине фаш итсен, ваз кичмәм – башыма зәйтүн мае сөртү кебек булыр бу.

[6] Аларның башлыкларын кыядан тотып аткач, минем сүзләремдә хаклык барына инанырлар;

[7] җир сөргәндә, кантарларын ватып тараткан кебек, аларның сөякләрен дә үлеләр аймагының авызына сибеп ташларлар.

[8] И Хуҗа-Раббым, минем күзләрем Сиңа төбәлгән, мин Сиңа сыгынамын – җанымны һәлак иттермә.

[9] Бозыклар җәйгән ау ятьмәсеннән, миңа куелган тозактан сакла.

[10] Корган ауларына яманнар үзләре төшсеннәр, ә мин аны исән-имин үтәрмен.

Зәбур — Chapters