Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. Раббы Алла минем хакта онытмасын дип язылган.

[2] И Аллам, коткар мине! Ярдәмең белән ашык, и Раббым!

[3] Җаныма кул сузучылар оятка калсыннар, хур булсыннар, миңа зарар-зыян китерергә теләүчеләр, мәсхәрә ителеп, берсе калмый артка чигенсеннәр.

[4] Ихи-хи-хи, дип миннән көлүчеләр, рисвай калып, кире борылсыннар.

[5] Ә барча Сиңа йөз тотучылар куанышып күңел ачсыннар, «Аллаһы бөектер!» дип тәкрарласын коткарганың өчен Сине сөючеләр.

[6] Мин исә бичара бер фәкыйрьмен. И Аллам, ярдәмең белән ашык! Син – миңа Ярдәм итүче, мине Коткаручы! Соңгара күрмә, и Раббым!

Зәбур — Chapters