Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Корах угылларының мәдхиясе.

[2] И Күкләр Хуҗасы Раббы, соклангыч та Синең торагың!

[3] И тере Зат булган Аллаһы, җаным зарыгып көтә йортың ишегалдына керү мизгелен; йөрәгем вә тәнем Сиңа сөенечле җырлар җырлый.

[4] И Күкләр Хуҗасы Раббы, патшам вә Аллам минем, Синең мәзбәхең янында чыпчык та үзенә урын тапкан, карлыгач та балалары өчен шунда оя корган.

[5] Бәхетледер Синең өеңдә яшәүче адәмнәр! – Алар Сиңа мәңге мактау сүзләре яудырачак.

[6] Бәхетледер Синдә көч тапкан, Аллаһы йортына сәфәр кылуны күңеленә беркеткән кеше!

[7] Коры үзән буйлап үткәндә, зиярәтчеләр аны чишмәләр үзәне итәр, һәм анда мул итеп яңгырлар явар.

[8] Сионга Аллаһы хозурына баручылар юлда үзенә көч туплар.

[9] И Раббы, и Күкләр Хуҗасы Алла, догамны ишет! И Ягъкуб Алласы, колак сал догама!

[10] И Аллаһы, калканыбыз безнең, күзеңне төшер май сөрткән патшага!

[11] Йортың ишегалдындагы бер көн башка җирдәге мең көннән хәерлерәк. Аллаһы өенең бусага төбендә басып торуың яманның чатыры түрендә яшәүдән яхшырак.

[12] Чөнки Раббы Алла – кояш һәм калкан ул! Аллаһы – илтифат күрсәтүче, дан-шөһрәт вә бәрәкәт бирүче, хак юлда йөргәннәрне игелегеннән мәхрүм итмәүче!

[13] И Күкләр Хуҗасы Раббы, Сиңа сыгынучылар нинди бәхетле!

Зәбур — Chapters