Skip to content
Opens in a new window

[1] Әбумәлик алдында җүләргә салынып, аның хозурыннан куылып китеп барган чакта, Давыт әйткән җыр сүзләре.

[2] Раббыга мактау-шөкерләр яудырырмын һәрвакыт, мактау сүзләре булыр һәрдаим телемдә.

[3] Бар күңелемнән Раббы белән мактанырмын, мине ишетеп шатлык кичерер мазлумнар.

[4] Раббыны минем белән бергә олуглагыз, Аның исемен дәррәү югары чөйик!

[5] Раббыга ялварып дәшкәндә, Ул мине җавапсыз калдырмады, бар курку-дәһшәтләрдән азат итте.

[6] Раббыга күз төбәгәннәрнең якты булыр күңелләре, оялып кызармас һичкайчан аларның йөзләре.

[7] Ошбу фәкыйрегез дәшеп чакырды, һәм Раббы, ишетеп, бөтен бәлаләреннән аны коткарып калды.

[8] Раббыдан курыккан һәм Аны хөрмәт иткәннәрне Раббының фәрештәсе һәр яктан камап, саклап торыр.

[9] Сынап карагыз да күрегез: никадәр игелекле Раббы! Аңа сыгынган кеше бәхетледер!

[10] Әй сез, Раббы Үзе өчен сайлаган бәндәләр, Раббыдан куркыгыз һәм Аны хөрмәт итегез! – Аңардан курыкканнар мохтаҗлык күрмәс.

[11] Яшь арысланнар ризыксыз, ач булыр, ә Раббыны эзләүчеләр һичнәрсәгә мохтаҗлык кичермәс.

[12] Килегез, әй балалар, мине тыңлагыз: Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү сабагын өйрәтәм мин сезләргә.

[13] Әгәр кеше, тормышыннан ләззәт табып, гомеренең озын булуын тели икән,

[14] тыйсын телен яман сүздән, сакласын авызын ялганнан.

[15] Яманлыктан читкә тайпыл, яхшылык кыл, иминлек өчен тырыш, иминлеккә омтыл!

[16] Раббының күзе төбәлгәндер тәкъва бәндәсенә, фөрьядын аның колак салып тыңлый Ул.

[17] Яманнардан исә Раббы йөз чөерә, аларның хатирәсен үк җир йөзеннән сөрә.

[18] Тәкъва бәндәләренең аһ-зарын Ул ишетеп белә, барча бәла-казалардан аларны азат кыла.

[19] Күңеле сыныкларга Раббы якындыр, рухы төшкәннәрне Ул коткара.

[20] Тәкъва адәмнең кайгы-хәсрәте күп була, әмма Раббы аны шуңардан аралый,

[21] бөтен сөякләрен аның имин кыла, һәркайсын сынмастай итә.

[22] Яман кешенең явызлыгы үз башына төшәр, тәкъваларны күрәлмаучы бәндә җәзага тартылыр.

[23] Үз колларының гомерен саклар Раббы, Үзенә сыенганнарның һичберсен харап итмәс.

Зәбур — Chapters