[1] Исраил халкы Мисырдан качып чыккач, Ягъкуб токымы чит кавемнән аерылгач,
[2] Яһүдә – Аллаһының мөкатдәс җиренә, Исраил Аның биләмәсенә әйләнде.
[3] Исраилиләрнең килүен күргәч, диңгез качты, Үрдүн суы кирегә акты.
[4] Таулар – куй тәкәләре кебек, калкулыклар куй бәрәннәре кебек сикереште.
[5] Әй диңгез, сиңа ни булды, ник качтың син? Әй Үрдүн суы, ник кирегә актың?
[6] Әй таулар, ник сез куй тәкәләре кебек, әй калкулыклар, ник сез куй бәрәннәре кебек сикерешәсез?
[7] Әй җир йөзе! Кыяны – күлгә, ташны чишмәгә әверелдерүче Раббының, Ягъкуб Алласының алдында тетрән!
[9] Без түгел, и Раббы, без түгел, Синең исемең данлансын мәрхәмәтең вә тугрылыгың хакына!
[10] «Кайда соң аларның Алласы?» – дип, беркайчан да сорый алмасын чит халыклар!
[11] Безнең Аллабыз – күктә, Ул нәрсә тели, шуны эшли!
[12] Ә аларның көмеш вә алтын потлары – кеше кулы ясаган әйбер:
[13] авызлары булса да, сөйләшмәсләр, күзләре булса да, күрмәсләр,
[14] колаклары булса да, ишетмәсләр, борыннары булса да, ис тоймаслар,
[15] куллары булса да, берни сизмәсләр, аяклары булса да, йөрмәсләр, тамакларыннан исә аваз чыкмас.
[16] Мондый потларны ясаган, аларга өмет баглаган һәр кеше шул җансыз потлар кебек булыр!
[17] Әй Исраил халкы, Раббыга өмет багла! – Улдыр безнең ярдәмче вә калканыбыз!
[18] Әй Һарун йорты, Раббыга өмет багла! – Улдыр безнең ярдәмче вә калканыбыз!
[19] Әй Раббыдан куркучы вә Аны хөрмәт итүчеләр, Раббыга өмет баглагыз! – Улдыр безнең ярдәмче вә калканыбыз!
[20] Раббы безне хәтерендә тота, Ул безне мөбарәк кылачак – Исраил йортын, Һарун йортын мөбарәк кылачак.
[21] Раббыдан курыккан, Аны хөрмәт иткән олы-кече һәр кешене Ул мөбарәк кылачак!
[22] Раббы сезне һәм балаларыгызны ишәйткәннән-ишәйтсен!
[23] Җирне, күкне бар иткән Раббы хозурында сез барыгыз да мөбарәк кешеләр.
[24] Күкләр күге – Раббыныкыдыр, ә җир йөзен Ул адәм угылларына бирде.
[25] Үлеләр, тынлык аймагына иңгәннәр, Сине, Раббы, данлый алмас.
[26] Бары без, тере затлар гына, бүгеннән бакыйгача Раббыга мактау-шөкерләр ирештерәчәкбез. Раббыны данлагыз!