[1] Беньямин ыругыннан Куш исемле кеше кылган эшләр хакында Давытның Раббыга әйткән кайгы җыры.
[2] Сиңа сыенамын, и Раббы Аллам! Барлык эзәрлекләүчеләрдән коткар мине, азат ит!
[3] Юкса алар мине арысландай ботарлар, өзгәләп ташлар, һәм беркем мине коткармас.
[4] И Раббы Аллам! Әгәр мин ялгыш гамәл кылган булсам: кулларымны хаксыз эшкә сузсам, дус кешемә яманлык эшләсәм, дошманыма сәбәпсез явызлык тели калсам,
[6] шул чакта дошманым мине эзәрлекләсен, куып җитеп җиргә салып таптасын, намусымны туфрак белән бутасын.
[7] Дәһшәтең белән күтәрел, и Раббы! Дошманнарым фетнәсенә каршы чык! Хөкемеңне оештыр, минем хакка уян!
[8] Халыклар, килеп, Синең тирәңә җыелсын, һәм Син алар өстеннән югарыга ашып утыр!
[9] Халыкларны хөкем кыл, Раббы, миңа да хөкемеңне чыгар – тәкъва һәм гаепсез булуымны расла!
[10] Акыл вә күңелләрне сынаучы и гадел Аллаһы! Явызларның явызлыгын туктат, тәкъваларга ныклык бир Син!
[11] Аллаһы – минем калканымдыр, пакь, туры күңелләрне яклаучыдыр.
[12] Аллаһы – гадел Хөкемче, көн дә хак карарын чыгаручы.
[13] Дөрес юлга кайтмаса яманнар, кылычын Аллаһы үткенләп кайрар, ук-җәясен корып куяр.
[14] Аның үлем коралы әзер, утлы булыр атар уклары.
[15] Шулай яман кеше явызлыктан буаз калыр, йөге аның афәт булыр, ул үзенә ялган тудырыр.
[16] Бүтәнгә дип казыган чокырына үзе барып егылыр.
[17] Аның явызлыгы үзенә әйләнеп кайтыр, рәхимсезлеге үз башына төшәр.
[18] Хаклыгы өчен Раббыга рәхмәтләр укыйм, Аллаһы Тәгалә исеменә дан җырлыйм!