Skip to content
Opens in a new window

[1] И күкләрдә тәхет тотучы Зат, күзләрем Сиңа төбәлгән!

[2] Кол ирләр – хуҗалары кулына, кол хатыннар хуҗабикәләре кулына караган кебек, безнең күзләр дә, шәфкать көтеп, Раббы Аллабыз йөзенә төбәлгән.

[3] Безне түбәнсетүләр чиктән ашты – кызган безне, кызган, и Раббы!

[4] Рәхәттә яшәүчеләрнең мыскыллавына, тәкәбберләрнең мәсхәрә итүенә җаныбыз тәмам гарык булды.

Зәбур — Chapters