[1] Раббыга рәхмәтләр укыгыз, исемен яд итегез, эш-гамәлләрен халыкларга җиткерегез!
[2] Җырлагыз Аңа, мәдхияләр җырлагыз, бөтен могҗизаларын сөйләп бирегез!
[3] Мөкатдәс исеме белән Аның мактаныгыз! Раббыга йөз тотучыларның йөрәкләре куансын!
[4] Раббыга, Аның кодрәтенә сыеныгыз, Аның нурлы йөзен һәрчак эзләгез!
[5] Ул кылган гаҗәеп гамәлләрне, могҗизаларны, авызыннан чыккан хөкемнәрне хәтерегездә саклагыз,
[6] әй сезләр, Аның колы Ибраһим токымы, Ул сайлаган Ягъкуб угыллары!
[7] Ул – Раббы, безнең Аллабыз; Үзенең хөкем карарларын Ул бөтен җир йөзенә чыгара.
[8] Үзе төзегән килешүне Ул һәрчак истә тота, меңнәрчә буыннарга биргән сүзен онытмый.
[9] Бу килешүне Ул Ибраһим белән төзегән, ант эчеп Исхак белән ныгыткан,
[10] Ягъкуб өчен – Канун, Исраил өчен мәңгелек Килешү итеп куйган.
[11] Раббы әйткән: «Кәнган җирен сезгә бирәм: хакыгызга тигән милкегез булыр», – дигән.
[12] Ул заман алар бик аз санлы кавем, Кәнган җирендә килмешәкләр,
[13] бер халыктан – икенче халыкка, бер патшалыктан икенче патшалыкка күчеп йөрүчеләр иде.
[14] Әмма Раббы аларны кыерсытырга бирмәгән, патшаларны ачуланып кисәткән:
[15] «Кагылмагыз Мин май сөрткән кешеләргә, пәйгамбәрләремә дә зарар салмагыз!» – дигән.
[16] Берзаман Ул алар җиренә кытлык җибәрде, ризыктан һичнәрсә калдырмады.
[17] Әмма Ул алардан алда Йосыфны юллады – аны коллыкка сатып җибәрде.
[18] Аның әйткәннәре раска чыкканчы, Раббының сүзе аның хаклыгын раслаганчы, Йосыфның аякларын – богау, муенын тимер муенса кысып тора иде.
[20] Мисыр патшасы, халыклар хөкемдары, боерып, богавын чиштерде, азат иттерде,
[21] шуннан аны үз иленә хуҗа кылды, булган бар милкенә идарәче итеп куйды:
[22] түрә-башлыкларына фәрман бирү, өлкәннәренә акыл өйрәтү хокукын тапшырды.
[23] Исраил шулай Мисырга керде, Ягъкуб гаиләсе Хам илендә җирләште.
[24] Раббы анда Үз халкын ишәйтте, дошманнарыннан аларны көчлерәк кылды.
[25] Үзенең колларына – халкына карата мисырлыларда нәфрәт уятты, мисырлылар күңеленә мәкерле уйлар салды.
[26] Шуннан Раббы Үзенең колы Мусаны, һәм сайлаган бәндәсе Һарунны юллады,
[27] алар аша Хам җиренә Үзенең могҗиза вә галәмәтләрен күндерде:
[28] Хам җиренә караңгы иңдереп, аны дөм караңгылыкка батырды, һәм мисырлылар Аның сүзенә каршы тора алмадылар.
[29] Агымсуларны кан дәрьясына әверелдерде, балыкларын һәлакәткә дучар итте.
[30] Бөтен җир өсте, патша сарайларына кадәр, гөберле бакалар белән шыгрым тулды.
[31] Раббы әмере белән һәр тарафта чебен белән черки өере очып йөрде.
[32] Раббы яңгыр урынына боз яудырды, җир өстендә ялкынлы яшеннәрен яшьнәтте.
[33] Йөзем бакчаларын, инҗир куакларын, андагы бар агачны кырып бетерде.
[34] Раббының әмере белән кырларны саранча чирүе басып алды.
[35] Алар андагы бар үлән-чирәмне, басудагы бар игенне ашап бетерде.
[36] Раббы Хам җирендә беренче туган һәр ир баланы – ирлек куәтенең тәүге җимешен һәлак итте.
[37] Исраилиләрне исә Раббы мәмләкәттән алтын-көмеш белән чыгарды, бер ыругын да ташлап калдырмады.
[38] Исраилиләр чыгып киткәч, Мисырга җан керде: куркудан алар тәмәм бетәшкән булганнар.
[39] Раббы исраилиләрнең сәфәрендә көндез өсләренә болыт пәрдәсе җәйде, төннәрен ут биреп яктыртты.
[40] Ашарга сорагач, очыртып бүдәнәләр китертте, кешеләрне күк икмәге белән дә туендырды.
[41] Кыяташны сугып ярып, чишмә аттырды, сусыз чүлдә су дәрьялары агызды.
[42] Ул, шулай итеп, колы Ибраһимга әйткән мөкатдәс сүзен хәтерендә тотып,
[43] Үзе сайлаган халкын куандырды – Мисырдан сөенечләргә урап алып чыкты.
[44] Аларга чит-ят халыкларның җирләрен бирде, Үзенең кагыйдәләрен үтәү, Канунын саклау шарты белән үзләре эшкәртмәгән басуларга аларны хуҗа кылды. Раббыны данлагыз!