[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Асафның мәдхиясе.
[2] Сөенечле җырлар җырлагыз кыябыз Аллаһыга! Ягъкуб Алласын шатланышып мактагыз!
[3] Шөлдерле барабан кагып, моңлы гөслә вә лира чиертеп, җырлар көйләгез!
[4] Яңа ай калыккач, ай тулгач та – бәйрәмебез көннәрендә – мөгез быргы кычкыртыгыз!
[5] Чөнки бу – Исраил кануныдыр, Ягъкуб Алласының карарыдыр.
[6] Йосыф Мисырдан котылып чыккач, аңа күрсәтмә итеп бирде Ул моны. Үзем белмәгән телдә мин бер аваз ишеттем:
[7] «Аның иңеннән Мин авыр йөкне төшердем, кулларын кәрзин-әрҗә авырлыгыннан бушаттым.
[8] Бәлале вакытыңда син Мине чакырдың, һәм Мин сине коткарып калдым. Гөрселдәп торган караңгы болыт эченнән сиңа җавап бирдем, Мериба сулары янында сине сынадым.
[9] Тыңла, и халкым, Минем кисәтүемне! И Исраил, тыңласаң иде син Мине!
[10] Арагызда ят илаһлар булмасын, чит җирләрнең илаһларына табынма!
[11] Сине Мисырдан алып чыккан Раббы – Мин ул, синең Аллаң! Авызыңны киң итеп ач – Мин синең тамагыңны туйдырырмын!
[12] Әмма халкым Минем авазыма колак салмады, Исраил Мине тыңламады.
[13] Шуннан Мин аларны үҗәт йөрәкләре иркенә куйдым, үзләре теләгән юлда йөрсеннәр, дидем.
[14] Әгәр халкым Мине тыңлаган булса, Исраил Мин күрсәткән юлдан йөргән булса,
[15] Мин аның дошманнарын тиз буйсындырыр идем, рәнҗетүчеләренә каршы кулымны сузар идем;
[16] Миңа, Раббыга, нәфрәт саклаучылар, алдымда билләрен бөгеп, шул кыяфәттә мәңгегә калырлар иде;
[17] ә халкымның тамагын тук бодай бөртеге белән, Кыя ташлар арасыннан бал табып туйдырыр идем».