[1] Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының җыры. «Аламот» көенә.
[2] Аллаһы – безнең сыену урыны һәм көч-кодрәтебез, казалы чагыбызда ярдәм итүче.
[3] Шуңа күрә курку әсәре юк бездә, җир айкалып тетрәсә дә, диңгезләр бәгыренә таулар убылып төшсә дә. Ургылып шауласын сулары, дулкыныннан таулар тетрәнсен – курку әсәре юк бездә.
[5] Бер елга бардыр, аның сулары шатлык-сөенеч алып килә Аллаһы шәһәренә, Аллаһы Тәгаләнең мөкатдәс торагына.
[6] Аллаһы – каланың үзәк уртасында: какшамас, нык торыр бу шәһәр, таң атуга Аллаһыдан ярдәмен алыр.
[7] Халыклар шаулашыр, патшалыклар тетрәнер; Аллаһы Үз тавышын яңгыратыр да, җир йөзе эреп киткәндәй булыр.
[8] Күкләр Хуҗасы Раббы безнең арада, Ягъкуб Алласы безнең ныгытма-кальгадыр!
[9] Килегез, Раббының эшләрен күрегез, Ул вәйран иткән җир өстенә күз салыгыз!
[10] Бар тарафта сугышларны туктата Ул, ук-җәя вә сөңгеләрне сындырып ата, сугыш арбаларын утка яга.
[11] «Тынычланыгыз! Мин – Аллаһы, шуны аңлагыз! Җир йөзендә, халыклар арасында исемем бөек булыр!»
[12] Күкләр Хуҗасы Раббы безнең арада, Ягъкуб Алласы безнең ныгытма-кальгадыр!