[1] Хафалы чагымда мин Раббыга ялвардым, ялваруыма Ул колак салды.
[2] И Раббым, коткар мине ялганчы авызлардан, мәкерле телләрдән!
[3] Әй мәкерле тел, Раббы сиңа ни бирер дә тагын ни өстәр?
[4] Көчленең очлы укларын җибәрер, кызган утлы күмерләрен шунда өстәр!
[5] Хәлем яман: үземне Мешехта яисә Кыдар чатырларында яшәгәндәй хис итәм.
[6] Бик озакка әсир булды гариб җаным татулык кадерен белмәгәннәр арасында.
[7] Мин татулык ягындадыр, әмма шул хакта авыз ачсам, алар шундук сугыш турында сүз башлыйлар.
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150