[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. Батшеба белән булганнан соң Давыт янына Натан пәйгамбәрнең килүенә нисбәтле мәдхия.
[3] И Аллаһы, кызган мине! Олуг мәрхәмәтең, чиксез рәхим-шәфкатең хакына минем бозык эшләремне сызып ташла.
[4] Юып төшер миннән гаепләремне, гөнаһларымнан арындыр, пакьлә мине.
[5] Бозык эшләремне мин ачык беләм, гөнаһларым һәрвакыт күз алдымда.
[6] Синең алда, фәкать Синең алда гөнаһлы мин, Синең алда явызлык кылдым. Гаепләү сүзләрең хаклыдыр, хөкемеңдә Син гаделдер.
[7] Хактыр: бу дөньяга мин гаепле булып туганмын, ана карынында ук гөнаһлы булганмын.
[8] Менә, бәндәләр күңелендәге хакыйкатьне сөюче Син; кальбемә минем зирәклек орлыгы салчы.
[9] Һүссөп суларын бөрке – һәм мин чистарырмын, коендыр мине – кардан ак булырмын.
[10] Шат, сөенечле авазлар ишеттер, Син зыян китергән сөякләрем янә рәхәт тойсын.
[11] Йөзеңне читкә бор гөнаһларымнан, гаепләремне сызып ташла.
[12] И Аллаһы, мине саф йөрәкле кыл, какшамас яңа рух хасил ит күңелемдә.
[13] Хозурыңнан мине читкә тибәрмә, изге Рухыңнан мәхрүм итмә.
[14] Коткарып сөендер мине кабат, күндәмлек рухын уят үземдә.
[15] Шуннан бозыкларга юлыңны өйрәтермен, һәм гөнаһлылар Сиңа борылыр.
[16] Коткар мине кан түкмәле гөнаһтан, и Аллаһы, коткаручы Аллаһы! Һәм телем шунда хаклыгыңа дан җырлар!
[17] И Раббым! Авызымны ачык кыл, телем Сиңа мактау сүзләре юлласын.
[18] Теләсәң, мин Сиңа корбан китерер идем, тик Син аны теләмисең, тулаем яндыру корбаннарыннан һушланмыйсың.
[19] Аллаһы кабул итә торган корбан – түбәнчелекле рухтыр. Түбәнчелекле, күндәм йөрәкләрне Син кире какмассың, и Аллаһы!
[20] Миһербаның белән Сионга игелек кыл, Иерусалим каласының диварларын торгыз!
[21] Шулчакны Син тиешле корбаннардан – тулаем яндыру вә яндыру корбаннарыннан разый булырсың; шулчакны корбан итеп мәзбәхеңә үгезләр китерерләр.