Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббы, Синең йортыңда кунак булырга кем лаек? Мөкатдәс тавыңда яшәргә кемнең хакы бар?

[2] Юллары туры, гамәлләре гадел, йөрәктән чыккан сүзләре хак булган кешеләр лаектыр!

[3] Андый кеше теле белән яла якмас, явыз ният белән дустына зыян кылмас, якыны турында гайбәт-хурлауга юл куймас.

[4] Денсезләргә нәфрәт күзе белән карар, Аллаһыдан курыкканны хөрмәт итәр, үзенә зыян килсә дә, антында торыр.

[5] Көмешен ул әҗәткә рибасыз бирер, гаепсезгә каршы ялган шаһитлык итәр өчен, ришвәт алмас. Шулай эшләгән кеше һичкайчан абынмас!

Зәбур — Chapters