[1] Раббыны данлагыз! Саф күңелле инсаннар киңәшмәсендә, халык җыенында, и Раббым, бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын!
[2] Бөектер эш-гамәлләре Раббының! Кем аларга сокланып карый, шул аларның асылына төшенергә тырыша.
[3] Гамәлләре Аның данлыклы вә мәһабәтле, тугрылыгы Аның мәңге бетәчәк түгел.
[4] Онытылмас могҗизалар эшләде Раббы; Ул кызганучан вә шәфкатьле,
[5] Аңардан курыккан, Аны хөрмәт иткәннәргә ашар ризык насыйп итә Ул, Үзенең Килешүен истә тота.
[6] Үз халкына чит кавемнәр җирен тапшырып, Ул аңа көч-кодрәтен күрсәтте.
[7] Аның кулы эшләгән һәр гамәл туры вә гадел, әмер-боерыклары ышанычлы,
[8] мәңгелеккә дип расланган, тугрылык белән гаделлеккә нигезләнгән.
[9] Ул Үз халкына котылу китерде, аның белән мәңгелеккә килешү беркетте. Аның исеме мөкатдәс вә дәһшәтледер!
[10] Зирәклекнең башы, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүдәдер. Аның әмерләрен үтәүче чын акыл иясе булыр. Раббыга мәңге-мәңге мактау сүзләре яңгырасын!