[1] Раббы минем хуҗама: «Дошманнарыңны синең аяк астына баскыч басмасы итеп түндергәнче, Минем уң ягымда утыр!» – диде.
[2] Әй хуҗам, патшалыгыңны Раббы Сионнан да ары киңәйтер – әйләнәңдәге дошманнар өстеннән идарә ит!
[3] Яуга кузгалган көнне халкың сиңа үз теләге белән кушылыр; изге киемнәргә төренеп, яшь яугирләрең синең янга иртәнге чык кебек тупланыр.
[4] Ант эчте Раббы: «Мәлик-Садыйк дәрәҗәсендәге мәңгелек рухани син!» – диде, һәм Үз сүзеннән Ул кайтмаячак.
[5] Хуҗа-Хаким синең уң ягыңдадыр, каһәре көнендә патшаларны юк итәчәк Ул;
[6] халыкларга хөкемен чыгарачак, җир өстен мәетләр белән каплаячак, патшаларны иксез-кырыйсыз сугыш кырында тар-мар итәчәк.
[7] Патша, юл читендәге инештән су эчеп, башын галибанә чөячәк.