[1] И Аллам, минем патшам, Сине күтәреп мактармын, гомер бакый исемеңә мактау-шөкерләр яудырырмын!
[2] Сиңа шулай шөкерләр кылып, исемеңне мәңгедән-мәңгегә данлармын!
[3] Раббы бөек һәм һәртөрле макталуга лаек, бөеклегенә Аның һичбер чикләр юк.
[4] Эшләреңне, и Раббы, буын арты буын мактап сөйләячәк, нинди кодрәтле икәнеңне бәян итәчәк.
[5] Синең мәһабәтлегеңне, дан-шөһрәтеңнең бөеклеген вә могҗизалы эшләрең турында һәрчак уйлап йөрермен.
[6] Кеше арасында дәһшәтле эшләреңнең кодрәте телгә алыныр, мин дә Синең бөеклегеңне игълан итәрмен.
[7] Искә төшерерләр күптөрле изге гамәлеңне, хаклыгыңны сөенә-сөенә мактарлар.
[8] Раббы кызганучан вә рәхимле, сабыр-түзем һәм мәрхәмәткә байдыр.
[9] Һәркемгә игелекле Ул, Үзе бар кылганнарга рәхим-шәфкать күрсәтүче.
[10] Кулың яратканнарның һәммәсе Сиңа, Раббы, рәхмәтен белдерер, тугрыларың мактау-шөкерләр яудырыр.
[11] Алар патшалыгыңның дан-шөһрәте турында сөйләр, Синең көч-куәтеңне бәян итәр.
[12] Шуңа күрә һәр кеше Синең кодрәтле эшләреңне, патшалыгыңның мәһабәтле шөһрәтен белеп торыр.
[13] Патшалыгың Синең – мәңгелек, хакимлегең буыннан-буынга күчешледер.
[14] Егылырга торган һәммәсенә таяныч Син, Раббы, җиргә сыгылганны турайтып бастыручы да.
[15] Бар терек җан өмет белән Сиңа күз төбәгән: Син аларны үз вакытында тукландырасың.
[16] Учыңны ачып, һәрбер җан иясенә теләгән ризыгын бирәсең.
[17] Бөтен йөрер юлларыңда Син хактыр, Раббы, башкарган бар гамәлеңдә тугрылык сыйфатың чагыла.
[18] Раббы Үзен дәшеп чакыручы, ихлас күңел белән мөрәҗәгать итүче һәркемгә якын.
[19] Үзеннән курыккан, Үзен хөрмәт иткән бар кешенең теләген үти Раббы, моң-зарын тыңлый, аларны коткара.
[20] Раббы Үзен сөйгән һәр бәндәсен саклап тота, яман бәндәләрне исә үлемгә дучар итә.
[21] Авызымнан Раббыга мактау сүзләре түгелсен; һәрбер җан иясе Аның изге исеменә мәңгедән-мәңгегә мактау-шөкерләр яудырсын!