[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Давытның, Шаулдан качып, мәгарәдә яшеренеп яткан чагында язган шигыре.
[2] И Аллам, миһербанлык күрсәт! Бөтен җаным белән Сиңа сыгынамын, бәла-казалар узганчыга кадәр канатың күләгәсендә үземә урын табыйм.
[3] Ялваруым – Аллаһы Тәгаләгә, миңа игелекләр кылучы Аллаһыга.
[4] Күкләрдән әмерен күндереп, Ул мине коткарыр, мине йотарга теләүчеләрне хур итәр, миңа мәрхәмәтен вә тугрылыгын юллар.
[5] Адәм итенә хирыс арысланнар арасында мин; ук-сөңгедәй очлы аларның тешләре, үткен кылыч кебек зәһәр телләре.
[6] Күкләрдән дә югары күтәрел, и Аллаһы! Бөтен җир йөзен иңләсен дан-шөһрәтең!
[7] Аягымнан эләктерергә ау-ятьмәләр корды алар – рухым сынды шунда. Чокыр казыдылар йөрер юлыма, тик үзләре барып төште шунда.
[8] Йөрәгем нык минем, и Аллаһы, йөрәгем нык! Мин Сиңа җыр көйләрмен, мәдхияләр җырлармын!
[9] Уян, әй йөрәгем! Уян, лирам вә гөсләм! Таңны мин уятыйм!
[10] И Хуҗа, халыклар алдында Сиңа рәхмәтләр укырмын, кавемнәр алдында Сиңа мәдхияләр җырлармын!
[11] Чөнки мәрхәмәтең күкләргә кадәр, тугрылыгың болытларны иңли.
[12] И Аллаһы, күкләрдән дә югары күтәрел! Бөтен җир йөзен иңләсен дан-шөһрәтең!