Skip to content
Opens in a new window

[1] И Аллам, хакымны хакла! Денсез халык белән дәгъвамда мине якла, мәкерле, гаделсез бәндәләрдән арала!

[2] Син бит, Аллам, минем хисар-кальгам. Ни өчен миннән йөз чөердең? Ни өчен дошман золымыннан мин хәсрәт чигәм?

[3] Күндер миңа якты нурыңны вә хакыйкатеңне – юлымнан мине әйдәп барсыннар, изге тавыңа, Синең торагыңа, җитәкләп китерсеннәр мине.

[4] Шунда мин мәзбәхең янына килермен, шатлык-бәхет чыганагыма – Аллама якынлашырмын, һәм Сиңа, Аллаһы, Аллам минем, гөслә уйнап рәхмәтләр укырмын!

[5] Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең? Өметеңне Аллаһыга багла! – Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин!

Зәбур — Chapters