[1] Мин Раббыда сыеныр урын таптым. Ничек инде сез: «Таулар ягына коштай оч, качып кит!
[2] Әнә күр: яман бәндәләр, саф күңелле кешегә караңгыда төбәп атар өчен, җәя керешләрен киереп, укларын җайлап куйдылар.
[3] Нигезләр җимерелгәндә, күңеле саф кеше нәрсә эшли алыр икән?!» – дип әйтәсез.
[4] Раббы Үзенең изге йортындадыр, тәхете югарыда-күктә. Аның күзләре очлы: адәм балаларына карашын төбәп, Ул барысын күреп-сынап тора.
[5] Тәкъва инсанны Раббы сыный, ә яманны, залим кешене бөтен җаны белән дошман күрә.
[6] Яман бәндәләр өстенә Ул утлы күмер, күкерт яңгыры коячак. Көйдергеч сәмум җиле – шул булыр аларга язмыш касәсеннән тигән өлеш.
[7] Чөнки Раббы – гадел, гаделлек сөюче, һәм күңеле саф адәм Аның нурлы йөзен күрәчәк.