[1] Җырчылар җитәкчесенә: сигез кыллы уен коралларында башкарыла. Давытның мәдхиясе.
[2] Булыш безгә, и Раббы! Чөнки тәкъвалар калмады, тугрылык бетте адәмнәр арасында.
[3] Һәркайсы сөйли ялган бер-беренә, ялагайлык итә, икейөзлеләнә.
[4] Бу юмакай авызларны, масаючан телләрне Раббы юк итәчәк.
[5] «Без телебез белән җиңеп чыгарбыз, авызыбыз үзебезнеке, – диләр алар. – Безгә кем хуҗа була алсын?!»
[6] «Инде чара күрәчәкмен! – дип әйтә Раббы. – Җәбер күргән фәкыйрьләргә, аһ оручы мескеннәргә үзләре теләгән иминлекне бирәчәкмен!»
[7] Раббының сүзләре – пакь сүзләрдер: учак утында җиде кат эретелгән саф көмеш кебектер.
[8] И Раббы, сакла Син шул адәмнәрне, бу явыз буыннан мәңгегә имин кыл!
[9] Бөтен җирне яманнар басты, адәм угылларында кабахәтлек мактауда.