Skip to content
Opens in a new window

[1] «Казалы мин», – дисәм дә, «Берәүгә дә ышанып булмый», – дип әйтсәм дә, өметем Раббыда булды.

[3] Миңа күрсәткән яхшылыклары өчен, Раббыга ни-нәрсә эшли алыйм?!

[4] Котылу касәсен югары күтәрермен, Аның исемен тәкрарлармын;

[5] Раббыга бар халкы алдында әйткән нәзерләремне үтәрмен.

[6] Аның тугрылары үлгәндә, Раббы кайгырадыр.

[7] И Раббым, мин – Синең колың; мин – Синең колың һәм кол хатыныңның углы. Богау зынҗырларымны Син өздең!

[8] Сиңа шөкран корбаны китерермен, Синең исемеңне тәкрарлармын.

[9] Раббыга бар халкы алдында әйткән нәзерләремне үтәрмен;

[10] синең, Иерусалим, нәкъ урта бер җиреңдә – Раббы йортының ихатасында үтәрмен. Раббыны данлагыз!

Зәбур — Chapters