[1] Ни дип чуалыша-котырына кавемнәр, ник халыклар булмастайны тормышка ашырмакчы?!
[2] Җир йөзенең патшалары баш күтәрә, Раббыга һәм Ул май сөрткән затка каршы тупланалар бергә илбашлары.
[3] «Зынҗырларын өзик, – диләр алар, – өстебездән богауларын алып ташлыйк!»
[4] Күк тәхетендә утыручы көләдер, Хуҗа-Хаким алардан каһкаһә илә көлә.
[5] Ул аларны кисәтәчәк әле ачуы белән, куркуга салачак барчасын дәһшәте белән,
[6] «Изге тавым Сионга Мин Үз патшамны утырттым», – диеп.
[7] Мин, патша, Раббы фәрманын игълан итәм. Ул миңа әйтте: «Син – Минем углым, бүген Мин синең атаң булдым», – диде.
[8] «Син Миннән сора, һәм Мин сиңа халыкларны мирас итеп бирәчәкмен: җир йөзенең дүрт кыйбласы синеке булыр», – диде.
[9] «Халыкларны син тимер таяк белән җимерәчәксең, чүлмәк ваткан кебек, чәлпәрәмә итәчәксең», – диде.
[10] Әй патшалар, акылыгызга килегез! Әй дөньяның илбашлары, гыйбрәтләр алыгыз!
[11] Раббыга курку вә хөрмәт, тетрәнү вә сөенеч белән хезмәт итегез,
[12] углына хөрмәт күрсәтегез! Юкса Аның ачуыннан юлыгызда һәлак булырсыз – Аның ачуы бик тиз дөрләп китәр. Раббыга сыенучылар һәммәсе бәхетледер!