Skip to content
Opens in a new window

[1] Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Аның изге исемен данла!

[2] Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Кылган игелекләрен онытма!

[3] Ул – гөнаһларыңнан ярлыкаучы, бар чир-хасталарыңнан савыктыручы,

[4] сине үлем чокырыннан йолып алучы, мәрхәмәт, рәхим-шәфкать күрсәтүче,

[5] нигъмәтләр белән тәэмин итеп яшәешеңне бөтен итүче, бөркетнеке сыман, яшьлегеңне яңартып торучы.

[6] Раббы барлык мазлум-хәкыйрьләр өстеннән хак вә гадел хөкем йөртә.

[7] Үз юлларын Ул Мусага, эш-гамәлләрен Исраил халкына ачып биргән.

[8] Раббы рәхим-шәфкатьле, миһербанлы, сабыр-түзем һәм чиксез мәрхәмәтле.

[9] Ачуын Ул ахыр чиккә җиткермәс, үч-ярсуларын озакка сузмас.

[10] Гөнаһларыбыз өчен безгә ташламалар ясар, гаепләребез өчен җәзаны киметер.

[11] Чөнки күкләр җирдән никадәр югары булса, Үзеннән куркучы, Үзен хөрмәт итүчегә Раббының мәрхәмәте дә шулкадәр зурдыр.

[12] Көн чыгышы көн батышыннан никадәр ерак булса, гөнаһлы эшләребезне дә Ул бездән шул хәтлегә ераклаштырды.

[13] Ата кеше үз угылларын ничек кызганса, Раббы да Үзеннән куркучыларны шулай кызгана.

[14] Чөнки Ул безнең нинди заттан икәнебезне белә, туфрактан яратылганыбызны аңлый.

[15] Кеше гомере үләнгә охшаш: кыр үләне кебек чәчәк ата ул,

[16] ә өстеннән җил исте исә, юк була, үскән җирендә әсәре дә калмый.

[17] Әмма Үзеннән куркучыларга Раббының мәрхәмәте мәңгелектер.

[18] Раббы белән төзегән килешүне саклаган һәм Аның әмерләрен үтәп барган һәр буынга Аның игелеге кылыныр.

[19] Раббы Үз тәхетен күкләр өстенә куйган, Аның хакимлеге бар нәрсәне иңли.

[20] Әй сезләр, күкнең фәрештәләре, Раббының ихтыярына буйсынучы, Аның сүзләрен тыңлаучы көч-кодрәт ияләре, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!

[21] Әй сезләр, Раббы хезмәтендәге күк гаскәрләре, Аның ихтыярын гамәлгә ашыручылар, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!

[22] Әй сезләр, Раббы бар кылган мәхлуклар, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз Ул хакимлек иткән һәр урында! Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!

Зәбур — Chapters