Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббым, Сиңа сыгынамын, рисвай булуыма юл куйма һичкайчан!

[2] Хаклыгың белән йолып ал, арала мине, колагыңны куеп тыңла, коткар!

[3] Һәрчак сыеныр урыным – Кыяташым бул минем! Кыям, Ныгытмам булганга, Син мине коткарырга боер!

[4] И Аллам, коткар мине яманнар, хаксызлар вә залимнәр кулыннан!

[5] Чөнки минем бар өметем Синдә, и Хуҗа-Раббым; яшь чагымнан бирле сыгынганым бары Синдер!

[6] Тумышымнан ук мин Сиңа таяндым; Син – мине ана карыныннан чыгаручы. Мактау сүзләрем һәрдаим Сиңадыр!

[7] Бик күпләр өчен мин бер үрнәк булдым, чөнки минем ышанычлы сыену урыным Син идең.

[8] Авызымнан Сиңа мактау-мәдехләрем өзелмәс, көннән-көнгә мәһабәтлегеңне данлармын.

[9] Картлык көнемдә кире какма мине, көчләрем төкәнгәндә, мине ташлама!

[10] Юкса дошманнарым миңа каршы мәкер коралар, җаныма каныгучылар үзара сүзләр куешып:

[11] «Аллаһы аны ташлаган, коткарыр беркеме юк аның, эзәрлекләп эләктереп алыйк үзен!» – диләр.

[12] И Аллаһы, миннән ераклашма! И Аллам, ярдәмең белән ашык!

[13] Хур булып дөмексен дошманнарым, рисвай булсын миңа зыян салырга теләүчеләр!

[14] Мин исә һәрчак Сиңа сыенырмын, Сиңа мактау өстенә мактаулар яудырырмын.

[15] Синең хаклыгың турында сөйләрмен, көннең-көнендә мине ничек коткарганыңны игълан итәрмен, гәрчә барысын да санап бетерерлек түгелдер.

[16] Мин Хуҗа-Раббының кодрәтле эшләрен хикәяләрмен, Аңа гына хас булган хаклыгын бәян итәрмен.

[17] И Аллаһы, яшь чагымнан ук Син миңа остаз булдың, могҗизаларыңны мин хәзергәчә сөйләп йөрим.

[18] Картаеп, чәчемә чал керсә дә, Син мине ташлама, и Аллаһы! Көч-кодрәтеңне мин киләсе буыннарга сөйләп аңлатканчы ташлама!

[19] Хаклыгың, и Аллаһы, күкләрне иңли, кылган эшләрең бөектер! Сиңа тиң тагын кем бар, и Аллаһы?!

[20] Син мине күп бәла-казаларга дучар итсәң дә, ахырдан янә яшәү дәрте кайтарырсың, тирән чокырдан тартып чыгарырсың,

[21] мине югары күтәреп, җаныма юаныч бирерсең.

[22] И Аллам, Исраилнең мөкатдәс Алласы! Мин Сиңа лирада уйнармын – тугрылыгыңа рәхмәтләр яудырырмын, гөслә кылларын чиертеп җырлармын.

[23] Иреннәрем сөенәдер Сиңа җырлаганда, Син коткарган җаным сөенә.

[24] Миңа зыян салырга теләүчеләр оятка калып хур булгач, телем көн саен Синең хаклыгың турында сөйләр.

Зәбур — Chapters