[1] Давытның Яһүдә чүлендә әйткән мәдхиясе.
[2] И Аллаһы, Син – минем Аллам! Мин Сиңа ашкынамын! Сусыз, коры, кипшергән сахрада интеккәндәй, Сиңа сусап, Сине юксынып зарыгадыр җаным-тәнем.
[3] Мөкатдәс ханәңдә күрдем мин Сине – Синең көч-кодрәтеңне, дан-шөһрәтеңне.
[4] Синең мәрхәмәтең дөньяда яшәүдән кадерлерәк – телем Сине зурлаудан туктамас!
[5] Гомерем беткәнче, Сиңа мактау-шөкерләр юллармын, исемеңне зекер кылып, кулымны күкләргә сузармын.
[6] Ятагымда Сине искә төшерәм мин, төннәрендә Сине уйлап ятам – затлы ризыктан авыз иткәндәй була җаным, сөенә-сөенә Сине данлый телем.
[8] Чөнки Син – минем яклаучым; канатларың күләгәсендә сөенеп яшимен мин.
[9] Минем җаным Сиңа сарыладыр, Синең уң кулың мине нык тота.
[10] Мине юк итәр өчен, җаныма каныгучылар үлеләр дөньясына олагып һәлак булсыннар!
[11] Башлары кыелсын кылыч көченнән, җим-табыш булсыннар чүл бүреләренә!
[12] Патша өчен Аллаһы куаныч чыганагы булсын! Аллаһы белән ант иткәннәр Аны данга күмсен, ялган таратучыларның исә авызы томалансын!