[1] Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Асафның җыр-мәдхиясе.
[2] Яһүдә илендә Аллаһы мәшһүрдер, Исраилдә Аның исеме мәгърурдыр.
[3] Торак урыны Аның Салимдә, яшәгән җире Сионда.
[4] Шунда сугыш коралларын – яшендәй укларны, кылыч-калканнарны сындырды Ул.
[5] И Аллаһы, Синнән яктылык бөркелә, киек тулы таулардан да бөегрәк Син!
[6] Гаярь сугышчылар ганимәтсез калдылар, үлем йокысына талдылар, берсе-бер кулын күтәрергә дә өлгермәде.
[7] И Ягъкуб Алласы! Синең дәһшәтле тавышыңнан сугыш арбаларын йөртүчеләр, атлары белән бергә егылып, мәңгегә тынып калдылар.
[8] Чыннан да, дәһшәтле Син! Ачулы чагыңда Сиңа кем каршы тора алсын?!
[9] И Аллаһы, хөкемне күкләрдән Син ирештердең; мазлумнарның хакын яклап Син тотынгач, бөтен җир йөзе сагаеп-тынып калды.
[11] Хәтта инсаннарның ярсуы да Сиңа дан китерер – актык ярсуларын аларның Син басарсың.
[12] Нәзер-ниязлар әйтегез Раббы Аллагызга, адарынганны җиренә җиткереп үтәгез! Бүләкләр китерсен Дәһшәт иясенә Аның тирә-ягындагы барлык кешеләр!
[13] Илбашларының рухын-ихтыярын Үзенә буйсындыручы, җир йөзенең патшаларын куркуга салучы Ул.