Skip to content
Opens in a new window

[1] Арабызда Раббы булмаса, (инде Исраил халкы үзе әйтсен),

[2] арабызда Раббы булмаса, безгә һөҗүм иткән дошманнар,

[3] ачу-нәфрәттән ярсуланып, безне тереләй кабып йоткан булырлар иде.

[4] Без туфан сулары астында калгандай булыр идек, безне су ташкыны басып киткәндәй булыр иде;

[5] әйе, котырынган сулар безне күмеп киткән кебек булыр иде.

[6] Мактау-шөкерләр яусын безне дошман авызына җим иттермәгән Раббыга!

[7] Безнең җаныбыз, очар кош кебек, сунарчылар корган аудан котылды – ятьмәләре ертылып, без иреккә чыктык.

[8] Күкне вә җирне бар иткән Раббыбыз исеме безнең өчен ярдәм, мәдәттер.

Зәбур — Chapters