Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Эдоми Дүәг килеп: «Давыт – Әхимәликнең өендә!» – дип, Шаулга хәбәр биргәннән соң, Давыт әйткән нәсыйхәт сүзләре.

[3] Әй син, кодрәтле адәм! Ник явызлыгың белән мактанасың? Аллаһының мәрхәмәте һәрчак минем белән, дип ник шапырынасың?

[4] Телең, үткен пәке кебек, хәйлә-мәкергә остадыр, бәла-каза китерергә һаман әзер.

[5] Син яхшылыктан бигрәк явызлыкны, хаклыктан бигрәк ялганны күбрәк сөясең.

[6] Һәлакәт китерә торган сүзләрне яратасың, и ялган тел!

[7] Әмма Аллаһы сине тәмам туздырып ташлар, чатырыңнан сөреп чыгарыр, терекләр җиреннән тамырың белән йолкып ыргытыр.

[8] Шундый хәлне күреп, тәкъвалар куркуга төшәр; алар, синнән көлеп:

[9] «Менә бу адәм Аллаһыны кальга дип танымады, хисапсыз байлыгына өметләнде, кешеләрне кырып ныгый барды», – дип сөйләр.

[10] Мин исә Аллаһы йортындагы яшелләнеп утырган зәйтүн агачы кебек; мин һәрчак Аллаһы мәрхәмәтенә сыгынамын.

[11] Кылган эшләрең өчен, мин Сиңа рәхмәтләр яудырырмын. Тугрыларың алдында өметемне Синең исемгә баглармын, чөнки Син – игелек чыганагыдыр.

Зәбур — Chapters