Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббым, догамны ишет; Син тугры бит – ялваруыма колак сал, Син хактыр – миңа җавап бир!

[2] Колың белән хөкемдә дәгъвалашма, чөнки тереләрдән һичкем Синең алда аклана алмас.

[3] Дошманым мине куып җитте дә җиргә салып таптады, караңгыда яшәргә мәҗбүр итте, гүя мин күптәннән үлемен.

[4] Шул сәбәпле рухым төкәнде, йөрәгемә шом оялады.

[5] Үткәндәге көннәр турында уйландым, Синең гамәлләрең, кулларың башкарган эшләр турында фикер йөрттем.

[6] Кулларымны Сиңа таба сузам, тәмам корышкан җир кебек Сиңа сусыймын.

[7] Җавабыңны тиз бир, Раббым, рухым алҗыды минем; йөзеңне миннән читкә борма, мине үлем чокырына төшәр хәлдә калдырма!

[8] Иртә таңда миңа мәрхәмәтең хакында ишеттер, чөнки бар өметем Синдә генә. Миңа йөрер юлымны ачып күрсәт, чөнки җаным Сиңа тапшырылган.

[9] Дошманнар кулыннан коткар мине, чөнки бары Сиңа сыгынамын.

[10] Өйрәт миңа ничек ихтыярыңны үтәргә, чөнки Син – минем Аллам! Игелекле Рухың мине тигез юлдан әйдәп барсын!

[11] И Раббым, исемең хакына җанымны сакла, хаклыгың белән мине афәттән арала!

[12] Мәрхәмәтең йөзеннән дошманнарымны кырып бетер, җаныма каныгучыларның берсен-бер калдырмый юк ит, чөнки мин – Синең колыңдыр!

Зәбур — Chapters