[1] И илаһи затлар, Раббының шөһрәтен вә көч-кодрәтен таныгыз!
[2] Раббы исеменең данын таныгыз, гаҗәеп изгелек иясе Раббыга сәҗдә кылыгыз!
[3] Раббының авазы, шөһрәтле Аллаһы гөрелтесе, сулар өстендәдер; Раббы зур сулар өстеннән гизә.
[4] Раббының авазы гайрәтле, Раббының авазы мәһабәтле!
[5] Раббының авазы эрбет агачларын сындыра, Ливан эрбетләрен йолкып аудара.
[6] Ливан тауларын Ул – үгез бозау, Сирион тауларын кыргый яшь үгез сыман сикертә.
[7] Раббының авазы ут-ялкын очкыннары чәчрәтә,
[8] Раббының авазы чүл өстен тетрәтә, Раббының авазы Кадыш чүлен дер селкетә.
[9] Раббының авазы таза имәннәрне сыгылдыра, урманнарның яшел киемнәрен чишендерә. Раббының йортында һәммәсе: «Раббы данлыклы!» – дип әйтер.
[10] Раббы дәрья сулар өстендәге тәхетендә утыра, Үз тәхетендә Ул мәңгелек патша булып утыра.
[11] Раббы Үз халкына көч-куәт биреп торыр, аның исән-имин яшәвен мөбарәк кылыр!