Skip to content
Opens in a new window

[1] «Раббыга рәхмәтләр яудырыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!» –

[2] дип әйтсен дошманнары кулыннан Раббы тартып алган, Ул коткарган җаннар,

[3] бөтен кыйтгалардан – көн чыгышы, көн батышы, төн ягы вә көн ягыннан Аның кулы белән җыеп алынганнар.

[4] Сусыз чүлдә адашып йөргән, кеше яшәгән кала юлын тапмый интеккән иде берәүләр;

[5] ачыгу, сусаудан тилмереп беткәннәр, үлем чигенә җитә язганнар иде.

[6] Чарасыз калып, алар Раббыга эндәшкәннәр, һәм Раббы аларны бәладән коткарган –

[7] кала-шәһәргә барып җитсеннәр өчен, аларны туры юлга күндергән.

[8] Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте, могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!

[9] Чөнки сусаган җанның сусынын бетергән Ул, ач җанны нигъмәтләре белән туендырган.

[10] Дөм караңгыда утырган иде икенче берәүләр, тимер зынҗырга богауланган иде мескен бичаралар,

[11] чөнки Аллаһы Тәгалә сүзләренә каршылык кылып, Аның киңәшләреннән баш тарткан иде алар.

[12] Ул аларны авыр хезмәт белән алҗыткан, һәм, егылып ятканда, аларга ярдәм кулы сузучы булмаган.

[13] Чарасыз калып, алар Раббыга эндәшкәннәр, һәм Раббы аларны бәладән коткарган –

[14] дөм караңгыдан чыгарган, тимер зынҗырларын өзеп аткан.

[15] Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте, могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!

[16] Чөнки Ул бакыр капкаларны җимергән, тимер бикләрне өзеп ташлаган.

[17] Акылсыз берәүләр үз гөнаһлары, бозык эшләре өчен җәфа чиккән иде.

[18] Һәр ризыктан җаннары бизгән, үлем якасына якынлашкан иде алар.

[19] Чарасыз калып, Раббыга эндәшкәннәр, һәм Раббы аларны бәладән коткарган –

[20] сүзен күндереп савыктырган аларны, кабердән саклап калган.

[21] Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте, могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!

[22] Аңа рәхмәт бүләкләре китерсеннәр, сөенә-сөенә эш-гамәлләрен игълан итсеннәр!

[23] Беришләр, корабларга утырып, диңгез гизгән, су дәрьяларында хезмәт иткән иде.

[24] Алар Раббының шунда ниләр кылганын, диңгез чоңгылларында тудырган могҗизаларын күргәннәр:

[25] Раббы боерыгы белән көчле җил-давыл купкан, биек-биек дулкыннар хәрәкәткә килгән,

[26] кораблар күккә чөелгән, тирән чоңгылларга төшкән – диңгезчеләрнең афәттән җаннары кысылган.

[27] Алар ава-түнә, сәрхуштәй чайкалып йөргән, белгән һөнәрләре файда китермәгән.

[28] Чарасыз калып, алар Раббыга эндәшкәннәр, һәм Раббы аларны бәладән коткарган –

[29] җил-давылны тыйган, дулкыннар шавын тынлыкка әйләндергән.

[30] Тынычлык иңгәч, диңгезчеләр шатлык кылган, һәм Раббы аларны теләгән җирләренә илтеп җиткезгән.

[31] Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте, могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!

[32] Аны халык җыеннарында зурласыннар, өлкәннәр җыенында данлап сөйләсеннәр!

[33] Раббы агым суларны – чүлгә, кизләү-чишмәләрне коры җиргә әверелдерә.

[34] Явызларның эшләренә карап, аларның уңдырышлы җирләрен тозлы туфракка әйләндерә.

[35] Чүлне Ул – мул сулы күлгә, сусыз даланы чишмәле җиргә әверелдерә.

[36] Ач-юксылларны шунда урнаштыра, һәм тегеләр, яшәр өчен, шәһәр-калалар төзиләр,

[37] иген игеп, йөзем бакчалары утырталар, кыр, бакчалардан мул уңыш җыялар.

[38] Раббы аларга фатихасын күндереп, алар үрчиләр, ишәяләр; мал-туарлары да кимеми.

[39] Түрә-аксөякләрне Раббы хурлыкка төшерә, юлсыз чүлдә адашып йөрергә дучар итә, җәбер-золымнан, бәла вә кайгыдан иза чиктерә, саннарын киметә.

[41] Ә фәкыйрь-юксылларга хәерчелектән чыгарга булыша, гаиләләрен сарык көтүедәй ишәйтә.

[42] Моны күргән саф йөрәкле җаннар куанырлар, ә явызларның авызы ябылыр.

[43] Акылы бар кеше моны күз уңында тотсын, Раббының мәрхәмәте чиксез икәнен аңласын!

Зәбур — Chapters