[1] Раббы Сионның тоткын әсирләрен кире кайтаргач, без үзебезне төштәгедәй тойдык.
[2] Авызыбыз шатлыктан ерылды, телебездән сөенеч авазлары түгелде. Чит халыклар әйттеләр: «Раббы аларга бөек эш кылды!» – диделәр.
[3] Әйе, Раббы безгә бөек эш кылды – безне куаныч-шатлыкка күмде.
[4] И Раббы, Нәгеб чүлендәге корыган елгалар су белән кабат тулгандай, безгә дә баягы мул, имин тормышыбызны кайтар!
[5] Яшьле күз белән җиргә орлык чәчүчеләр шулчак иген уңышын шатланып урырлар,
[6] тубал асып елый-елый орлык чәчүчеләр сөенә-сөенә тук башаклы көлтәләр күтәреп кайтырлар.
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150