[1] Яманнарның уңышына кызыкма, явызлардан көнләшмә.
[2] Чөнки алар, үлән кебек, тиз шиңәчәк, яшел уҗым кебек сулып бетәчәк.
[3] Өметеңне Раббыга багла, яхшылык эшлә, үз җиреңдә Аңа тугрылык саклап яшә!
[4] Шатлык чыганагың Раббыда булсын – Ул сиңа күңелең теләгәнне насыйп итәр.
[5] Барыр юлыңны Раббыга тапшыр! Аңа сыен, һәм Ул синең хакка барын да эшләр.
[6] Тәкъвалыгыңны нур кебек балкытыр, хаклыгыңны өйлә кояшыдай якты итәр.
[7] Раббыга таян, өметеңдә сабыр бул, йөрер юлларында уңыш казанганнарга, хәйлә корып эш йөрткәннәргә кызыкма!
[8] Ачу саклама, каударланып ярсыма, кызма, көнләшмә, юкса явызлык базына төшәрсең.
[9] Чөнки явызлык эшләүчеләр юк ителер, Раббыга сыенучылар исә мираска җир алыр.
[10] Озакламый яманнар тәмам юк булыр – эзләп-эзләп тә таба алмассың.
[11] Ә мазлум адәмнәр мираска җир алыр, тыныч-имин, бәрәкәтле тормышның тәмен татып яшәр.
[12] Яман кеше тәкъва кешегә хәйлә корыр, аңа тешләрен шыкырдатыр.
[13] Әмма Раббы аның кыланышыннан көләр генә, чөнки аның соңгы көне тиздән киләсен Ул беләдер.
[14] Мазлумны, фәкыйрь-юксылны аяктан егар өчен, туры юлдан атлаучыны харап итәр өчен, яман бәндә кылыч чыгарыр, җәясен киерер.
[15] Әмма аның кылычы үз йөрәгенә кадалыр, җәясе сынып таралып бетәр.
[16] Тәкъва кешенең аз микъдар малы да яманның зур байлыгыннан хәерлерәктер.
[17] Чөнки яманнарның көч-гайрәте сынар, ә тәкъваларга көчне Раббы өстәп торыр.
[18] Саф күңелләрнең гомер көннәре Раббы карамагындадыр, мирас җирләре мәңгегә алар кулында калыр.
[19] Авыр заманнарда да алар җәфа чикмәс, ачлык килгәндә, тамаклары тук булыр.
[20] Ә яманнарның язмышы – һәлакәттер, Раббының дошманнары ялан чәчәгедәй шиңеп төшәр, төтен кебек таралып юкка чыгар.
[21] Яман кеше әҗәткә алыр, әмма кире кайтармас, тәкъва кеше исә сораучыга кызганмыйча бирер.
[22] Хактыр, Раббы фатихасын алган адәм мираска җир кабул кылыр, ә Раббы ләгънәтен алганнар кырылып бетәр.
[23] Адәм баласының йөргән юлын Раббы хуп күрсә, Ул аның адымнарын нык итәр.
[24] Абынса, аңа егылырга ирек бирмәс, Раббы Үзе аны кулыннан тотып торыр.
[25] Мин дә яшь идем, инде менә картаелды; тик тәкъва кешенең ташландык хәлдә калуын, балаларының хәер сорашып йөрүен күрмәдем.
[26] Тәкъва кеше әҗәткә һәрчак кызганмый бирер, аның балалары хәер-фатихалы булыр.
[27] Явызлык эшләүдән саклан, яхшылык кыл, шулчак гомер бакый имин яшәрсең.
[28] Чөнки Раббы гаделлек сөя, тугры бәндәләрен ташламый. Ул аларны мәңге имин яшәтер, ә яманнарның нәселен корытыр.
[29] Тәкъвалар биләмәгә җир алырлар һәм шунда гомер бакый яшәрләр.
[30] Тәкъва кешенең авызы хикмәт чәчәр, теле аның гадел сүз сөйләр.
[31] Аллаһы кануны аның йөрәгендәдер, аяклары аның ялгышып таймас.
[32] Яман кеше тәкъваны даими күзәтеп торыр, үтерер өчен, аны эзләп-сагалап йөрер.
[33] Әмма Үз бәндәсен Раббы яман кулга бирмәячәк, мәхкәмәдә аны гаепләүгә юл куймаячак.
[34] Раббыга сыен, Аның хак юлын тот! Ул сине югары күтәрер – мираска җир бирер; яманнарның һәлакәтен син үз күзләрең белән күрерсең.
[35] Үз җирендә тамырларын тирәнгә җибәреп, ботакларын җәеп үскән агачтай кодрәтле, рәхимсез вә яман бер затны белә идем мин.
[36] Озак та үтмәстән ул юкка чыкты, эзләп карасам да, таба алмадым.
[37] Керсез күңелле адәмне күз уңында тот, саф күңелле кешегә игътибарыңны юнәлт, чөнки иминлек сөярнең киләчәге өметледер.
[38] Әмма гөнаһ кылучылар барысы һәлак ителер, яманнарның киләчәге булмас.
[39] Тәкъваларны коткаручы – Раббы Үзедер, авыр чорда Ул аларга хисар-кальга булыр;
[40] ярдәмгә килер, коткарыр, яманнар кулыннан йолып алыр, азат итәр, чөнки алар – Раббыга сыенучылардыр.