[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Асафның җыр-мәдхиясе.
[2] И Аллаһы, без Сиңа рәхмәтләр укыйбыз, шөкраннар кылабыз, исемеңне телдән төшермибез, могҗизаларың хакында сөйлибез.
[3] Аллаһы әйтте: «Билгеләнгән вакыт җиткәч, гадел хөкемемне чыгарырмын!
[4] Җир һәм анда яшәүчеләр тетрәп торганда, җирнең терәк баганаларын ныгытучы Миндер!» – диде.
[5] Тәкәбберләргә мин: «Артык эрәймәгез!» – дидем; яманнарны: «Мөгезләрегезне чөймәгез,
[6] күкләргә кадәр күтәрмәгез, һавалы сүзләр куертмагыз!» – дип кисәттем.
[7] Абруй-дәрәҗә инсаннарга көнчыгыштан да, көнбатыштан да, чүл тарафыннан да килмәс.
[8] Бердәнбер Хөкемче – Аллаһыдыр: Ул түбән төшерүче дә, югары күтәрүче дә.
[9] Раббы кулында мөлдерәмә касә, касәдә тәмләткечләр салынган куәтле шәраб күбекләнеп тора; җир йөзенең барлык яман бәндәләре шул касәдән Раббы салып биргән ачы шәрабны төбенә кадәр эчәргә мәҗбүр булыр.
[10] Мин исә мәңге Ягъкуб Алласы хакында сөйләрмен, Аңа мәдхияләр җырлармын!
[11] «Яманнарның куәтен сындырырмын, ә тәкъва кешегә көч-гайрәт өстәрмен!» – ди Аллаһы.