Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Раббы колы Давытның мәдхиясе.

[2] Яманның гөнаһы йөрәк түрендә ятар, Аллаһыдан курку хисе аңарда табылмас.

[3] Ул үз-үзен алдый, хәтта кылган гөнаһларын да күрми, юкса аларга җирәнеп карар иде.

[4] Аның авызында – бозыклык, ялган сүзләр генә, зирәклектән һәм яхшы гамәлләрдән баш тарта ул.

[5] Ятагында чакта да бозык эшләр турында уйлый, начар юлдан йөреп, явызлык кылудан чирканмый.

[6] И Раббы, Синең мәрхәмәтең күкләргә кадәр, тугрылыгың болытларны иңли.

[7] Хаклыгың мәгърур тауларга тиң, гаделлегең төпсез упкыннарга барып ирешә! Кешене дә, хайванны да саклаучы Синдер, и Раббы!

[8] И Раббы, мәрхәмәтең Синең бәя биреп бетергесез! Канатларың ышыгында адәм балалары үзенә сыену таба.

[9] Йортың нигъмәтеннән алар туенып тора, хозурлык чишмәңнән суны аларга Син эчерәсең.

[10] Чөнки яшәү чыганагы Синдәдер; Синең нурыңнан без яктылык алабыз.

[11] Сине таныганнарга – мәрхәмәтеңне, саф күңелле җаннарга хаклыгыңны күрсәт!

[12] Тәкәббернең аягы миңа орынмасын, яманның кулы мине читкә тибәрмәсен!

[13] Күрче, бозыклык эшләүчеләр егылып ята – җиргә ауганнар, баш калкытмас алар!

Зәбур — Chapters