[1] И Раббым, Сиңа ялварып дәшәм! Җавап бирми калма, Кыяташым минем! Юкса кабер якасындагы кеше сыман булырмын.
[2] Ярдәм сорап Сиңа дәшкәндә, мөкатдәс йортыңа карап кулларымны сузганда, минем ялварулы догаларыма колак сал!
[3] Якын күршесе белән дустанә гәп корып та, күңелләрендә мәкер саклаган явызлар – бозыклык кылучылар вә яманнар белән бергә харап иттермә мине!
[4] Эшләгән эшләре, явызлыклары, куллары кылган гамәлләре өчен җәзага тарт аларны – тиешлесен бирче үзләренә!
[5] Раббы гамәлләрен, Аның кулы кылган эшне санга сукмаганга, Раббы туздырачак аларны, баш күтәрмәс хәлгә куячак.
[6] Мактау-шөкерләр яусын Раббыга! Аһ-зарымны ишетте Ул.
[7] Раббы – минем көч-куәтем вә калканым! Бар йөрәктән Аңа өмет итәм. Ул миңа ярдәмгә килде, шуңа күңелем сөнечтән тулды; рәхмәтемне белдереп, Аңа җыр җырлыйм.
[8] Раббы – Үз халкының кодрәте, Раббы Үзе май сөрткән патша өчен сыену кальгасы!
[9] Биләмәң булган Үз халкыңны коткар, мөбарәк кыл, көтүче бул аңа, мәңге җитәкләп бар!