[1] Җырчылар җитәкчесенә: сигез кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.
[2] И Раббым, ачуың чыгып җәзалама мине, ярсыган чагыңда газаплама!
[3] Мәрхәмәт ит, Раббым, чөнки сулып беттем, шифа бир миңа, Раббым: калтырыйдыр сөякләрем,
[4] җаным-тәнем тетрәнәдер. Аһ, йа Раббым! Кайчангача дәвам итәр бу?
[5] Кил, Раббым, җанымны коткар, мәрхәмәтең хакына саклап кал мине!
[6] Чөнки үлеләр арасында Сине беркем телгә алмас. Гүрдә Сиңа кем шөкраннар кылсын?!
[7] Аһ-зарларымнан мин тәмам хәлдән тайдым, ятагымда һәр төн егълап чыгам, түшәгемне күз яшьләремә чылатам.
[8] Хәсрәттән күзләрем зәгыйфьләнде, дошманнарым рәнҗетүеннән нуры сүнде.
[9] Әй сезләр, бозык гамәл кылучылар, югалыгыз минем күз алдымнан! Чөнки Раббы минем аһ-зарымны ишетте.
[10] Ялваруыма Раббы колак салды, догамны кабул итте.
[11] Дошманнарым барысы да хур булачак, аларны дәһшәт чолгап алачак, мизгел эчендә мәсхәрә ителеп һәммәсе качып китәчәк.