[1] Раббыны данлагыз! Раббыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!
[2] Раббының кодрәтен кем әйтеп бетерә алыр?! Аны мактау сүзләрен кем ишеттереп бетерер?!
[3] Бәхетледер гаделлек белән эшләүчеләр, һәрдаим тәкъвалыкта гамәл кылучылар!
[4] И Раббы, халкыңа нурлы йөзең белән борылганда онытма мине, аларны коткарганда, мине дә кайгырт!
[5] Шулчак халкыңа хасланган бәхетне татыр идем, халкың сөенече белән сөенер идем, Синең халкың-биләмәң белән бергә горурлык кичерер идем.
[6] Аталарыбызны кабатлап, гөнаһлар кылдык без, бозыклык юлына бастык, яманлыклар эшләдек.
[7] Мисырда чакта аталарыбыз Синең могҗизаларыңа төшенмәделәр; бихисап игелекле эшләреңне онытып, Камышлы диңгез янында баш калкыттылар.
[8] Әмма Раббы, кодрәтле асылын күрсәтеп, Үз исеме хакына аларны коткарды:
[9] Камышлы диңгезгә боерып, аның суын киптертте, чүл өстедәй коры диңгез төбеннән кешеләрне исән-имин алып чыкты.
[10] Дошманнары кулыннан коткарды, нәфрәтлеләр кулыннан йолып алды.
[11] Ә дошманнарын, диңгез суларын кайтарып, батырып үтерде, берсен дә исән калдырмады.
[12] Исраилиләр шунда Раббының сүзенә ышандылар, Аңа мактауларын юлладылар.
[13] Әмма тиздән Аның игелекләрен онытып, киңәшләрен көтмәс булдылар.
[14] Чүлдә барганда вәсвәсәгә бирелделәр, Аллаһыны сынарга керештеләр.
[15] Ул аларга теләк-эстәгәннәрен бирде, тик көчле үләт тә җибәрде.
[16] Стан булып торганда Мусага һәм Раббының изге рухание Һарунга көнчелекләре кузгалгач,
[17] җир, ярылып, Датанны һәм Абирам тарафдарларын йотты;
[18] ут көлтәсе шул төркемнең уртасына төште һәм яман бәндәләрне ялкыны белән көйдерде.
[19] Хореб тавы төбендә торганда, бер бозау сыны ясады алар, шуңа илаһ итеп табындылар.
[20] Раббының данын-бөеклеген шулай чирәм белән туена торган бозау сынына алыштырдылар.
[21] Үзләрен Коткаручыны – Мисырда бөек эшләр кылган, Хам илендә могҗизаларын, Камышлы диңгез янында дәһшәтләрен күрсәткән Аллаһыны исләреннән чыгардылар.
[23] Шуңа күрә Аллаһы: «Аларны юк итәчәкмен!» – диде. Әмма Муса – Аллаһы сайлаган зат – ике арага кереп баскач, Аллаһының ачуы тыелып калды.
[24] Тансык гүзәл җирне кире какты алар, Аллаһының сүзенә ышанмады;
[25] Раббы авазына колак салмыйча, чатырларында зар елап сөйләнделәр.
[26] Шул сәбәпле Раббы кул күтәреп ант эчте – аларны чүлдә чәчеп калдырырга,
[27] нәсел орлыкларын чит җирләр, чит кавемнәр арасына таратып бетерергә дип күңелен беркетте.
[28] Соңра алар Багал-Пигурга бил бөктеләр, җансыз потка китергән корбаннарын ашап туендылар.
[29] Кыланмышлары белән Раббы каһәренә тап булып, бөек үләт казасына дучар ителделәр.
[30] Әмма Пинхәс, торып, арага керде – хөкемен чыгарды, һәм үләттән кырылыш шулай туктап калды.
[31] Аның бу гамәле, тәкъвалык билгесе булып, буыннан-буыннарга мәңгегә теркәлеп калды.
[32] Алар Мериба суы янында да Раббының ачуын китерделәр, моның Мусага да зыяны тиде:
[33] алар аны чыгырыннан чыгардылар, һәм ул, уйламыйча, кирәкмәгән сүзләр сөйләп ташлады.
[34] Раббыдан боерык булса да, исраилиләр чит халыкларны юкка чыгармадылар.
[35] Үзләре мәҗүсиләр арасында эреп бетеп, бар эшне аларча эшли торган булдылар,
[36] шуларның потларына табындылар, һәм бу алар өчен тозак булды.
[37] Угылларын, кызларын җеннәргә корбан итеп китерә башладылар.
[38] Кәнган потларына корбан итеп, гаепсез угыл һәм кызларының канын агыздылар – җир өстен нәҗесләделәр.
[39] Эш-гамәлләре белән үзләрен пычраттылар, кыланмышлары белән Раббыга хыянәт иттеләр.
[40] Шуннан Раббының аларга ачуы кабарды, Үз халкы-биләмәсе Аны җирәндерә башлады.
[41] Һәм Ул аларны мәҗүсиләр кулына, дошманнары хакимлегенә тапшырды.
[42] Дошманнарның җәбер-золымы астында алар буйсынырга мәҗбүр булдылар.
[43] Раббы аларны күп тапкырлар коткарды, ләкин алар һаман башбаштаклык күрсәттеләр, гөнаһ эшләр кылып һаман түбән тәгәрәделәр.
[44] Шулай да, ялварулы догаларын ишеткәндә, Ул аларның авыр хәлләренә керә,
[45] алар белән төзегән килешүне исенә төшереп, чиксез мәрхәмәтле булганга, аларны кызгана,
[46] исраилиләрне тоткын иткән кешеләр күңелендә рәхим-шәфкать хисләрен уята иде.
[47] Коткар безне, и Раббы Аллабыз! Чит кавемнәр арасыннан җыеп ал! Шунда мөкатдәс исемеңә рәхмәтләр укырбыз, шөһрәтең, даның белән мактанырбыз!
[48] Исраилнең Раббы Алласына мәңге-мәңгегә мактау-шөкерләр яусын! Әйтсен барлык халык: «Амин!» – дисен. Раббыны данлагыз!