[1] Яшь чагымнан бирле миңа күп ябырылдылар, (инде Исраил халкы үзе әйтсен),
[2] яшь чагымнан бирле миңа күп ябырылдылар, әмма менә җиңә алмадылар.
[3] Аркам өстендә игенчеләр җир сөрде, озын-озын буразналар ясап калдырды.
[4] Әмма Раббы гадел: яманнар салган богауны өзеп ташлады.
[5] Сионны өнәмәгән һәркайсы, хур калып, артка чигенсен!
[6] Йорт түбәсендә тамыр җибәреп, үсеп өлгергәнче корый торган үләнгә әверелсен;
[7] уракчы андый үлән белән учын тутырмас, көлтәче аны кочагына бәйләп салмас.
[8] Узып баручы: «Раббының мөбарәк фатихасы сезнең белән булсын!» – димәс, «Раббы исеме белән сезне фатихалыйбыз!» – дигән җавап ишетелмәс.
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150