[1] Раббыны данлагыз! И күңелем, Раббыны данла!
[2] Гомерем ахырынача Раббыны данлаячакмын, исән чагымда Аллама мәдхияләр җырлаячакмын!
[3] Түрә-башлыкларга өмет багламагыз, алар адәм затыннан гына – сезне коткара алмыйлар!
[4] Җаны-рухы чыкты исә, адәм баласы үзенең туфрагына кире кайта, аның бөтен теләк-ниятләре шул көнне үк юк була.
[5] Бәхетледер Ягъкуб Алласыннан ярдәм алганнар, өметен үз Алласына, Раббыга баглаганнар!
[6] Күкне вә җирне, диңгезне, андагы бар нәрсәне яраткан, тугрылыгын мәңге саклап,
[7] мазлумнарның хакын яклаган, ачларга ризык биргән Раббы ул! Раббы тоткыннарны иреккә чыгара,
[8] Раббы сукырларның күзләрен ача, сыгылганнарны турайтып бастыра, тәкъваларны ярата-сөя,
[9] читтән килгәннәрне саклап яшәтә, үксезгә вә тол хатынга ярдәмен күрсәтә, яман бәндәләрнең юлларын исә һәлакәткә илтә.
[10] Раббы мәңге патшалык итәр, әй Сион, синең Аллаң буыннан-буынга патшалык итәр! Раббыны данлагыз!