[1] Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының нәсыйхәте.
[2] Агым суларны эзләп ашкынган болан кебек, минем җаным да, и Раббым, Сиңа омтыла.
[3] Минем җаным Сиңа – тере Аллаһыга сусап ашкына. Аллаһы хозурына кайчан килеп күренермен икән мин?
[4] «Кайда соң синең Аллаң?» – дип, һәркөн мине йөдәткәндә, иртән вә кич күз яшьләрем булды миңа азык.
[5] Исемә төшсә, йөрәгем сыкрый: мактау авазлары яңгыратып, бәйрәм иткән халык ташкынын әйдәп йөргән чакларым бар иде, алар белән бергә шөкраннар әйтеп, Аллаһының йортына кергәннәрем бар иде.
[6] Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең? Өметеңне Аллаһыга багла! – Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин!
[7] Җаным өзгәләнә минем; Үрдүн елгасы башында, Хирмун тау тезмәсенең Мисгар өркәчендә Сине телгә алам, и Раббым!
[8] Шарлавыкларың гөрелтесендә упкын упкынга аваз сала; Синең ул суларың, дулкыннарың шаулап узды минем өстән.
[9] Көндезләрен Раббы миңа Үзенең мәрхәмәтен юллар, төннәремдә исә Аңа, хәятемнең Алласына, җыр җырлармын – догаларымны ирештерермен.
[10] Кыяма, Аллама, әйтер сүзем шулдыр: «Ни өчен Син мине оныттың? Ни өчен дошман золымыннан хәсрәт чигеп йөрим икән?»
[11] Алар: «Кайда соң синең Аллаң?» – дип, мине кимсеткәндә, уалып таралгандай була сөякләрем.
[12] Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең? Өметеңне Аллаһыга багла! – Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин!