Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.

[2] И Аллаһы, ялваруларымны ишет! Догаларыма колак сал!

[3] Җирнең ерак почмагыннан эндәшәм Сиңа: күңелем хафа эчендәдер. Буй җитмәслек кыя башына менгер мине!

[4] Чөнки Син – сыену урыны минем өчен, дошманнарым каршында ныклы кальга манарасы.

[5] Чатырыңда гомер бакый яшәп, канатларың күләгәсендә сыену табарга телим мин.

[6] Нәзер-ниязларымны Син ишеттең, и Аллаһы, Синең исемнән курыккан, аны хөрмәт иткәннәр белән рәттән миңа өлеш чыгардың.

[7] Патшаның көннәренә тагын көннәр өстә, гомер елларын ерак буыннарга кадәр суз!

[8] Аллаһы хозурында ул мәңге тәхетендә утырсын, мәрхәмәтең вә тугрылыгың белән сакла аны.

[9] Мин исә, исемеңне тәкрарлап, Сиңа мәңге мәдхияләр җырлармын, биргән нәзер-ниязларымны көннән-көнгә үтәрмен.

Зәбур — Chapters