Skip to content
Opens in a new window

[1] Аллаһы Тәгалә яклавындагы кеше кодрәтле Затның ышыгында урын табар.

[2] Раббыга әйтер ул: «Сыену урыным, кальгам-ныгытмам, өмет баглаган Аллам – Синдер».

[3] Раббы сине аучы тозагыннан да, үләт зәхмәтеннән дә коткарыр;

[4] сине канатлары астына алып каплар, шунда сыенып хәвефсез яшәрсең. Аның тугрылыгы синең өчен калкан, кальга дивары булыр.

[5] Төнлә ябырылып килгән дәһшәт тә, көн яктысында очкан уклар да, караңгыга төренеп йөри торган үләт зәхмәте дә, көндезен кырган мур да куркыта алмас сине.

[7] Янәшәңдә – мең кеше, уң тарафыңда ун мең кеше кырылып ятса да, сиңа үлем янамас.

[8] Яман бәндәләрдән үч алынуын син читтән торып тамаша кылырсың.

[9] Сыену урыным – Раббыда! Ышыклыгың Аллаһы Тәгаләдә булганга,

[10] синең башыңа явызлыклар төшмәячәк, чатырыңа афәтләр якынлашмаячак.

[11] Чөнки һәр йөргән юлыңда сине сакларга дип, Үзенең фәрештәләренә Ул боерык биргән.

[12] Юл ташына абынып егылмассың: фәрештәләр сине кулларына күтәреп алыр.

[13] Син арыслан вә зәһәр еланнар өстенә басып үтәрсең, яшь арыслан вә аждаһаларны таптап изәрсең.

[14] «Мине сөйгән затны Мин коткарырмын, исемемне күңелдә йөрткәне өчен, аның яклаучысы булырмын, – дияр Раббы. –

[15] Ул мине дәшеп чакырыр, һәм Мин аңа җавап бирермен, кайгылы чагында янында булырмын, коткарып, аны данга күмәрмен;

[16] гомерен озын кылып, коткару бүләк итәрмен!» – дияр.

Зәбур — Chapters