Skip to content
Opens in a new window

[1] Әй Иерусалим, Раббыны зурла! Әй Сион, үз Аллаңны данла!

[2] Чөнки синең капка бикләреңне Ул ныгытты, халкыңа мөбарәк фатихасын бирде,

[3] чикләрең эчендә иминлек урнаштырды, сине затлы бодай белән тукландырды.

[4] Җир йөзенә Ул Үз боерыкларын күндерә, һәм Аның сүзе җитез-йөгерек була.

[5] Җиргә Ул, йон кебек, ап-ак карлар түши, көл сипкәндәй бәсен иңдерә,

[6] эре-эре бозлар яудыра, аның зәмһәрир салкынын кемнәр кичерә ала?!

[7] Сүзен боерса, бөтен нәрсә эри башлый; җилләрен күндерсә, сулар агып китә.

[8] Раббы Ягъкубка Үзенең сүзен, Исраилгә Канун кагыйдәләрен вә карар-хөкемнәрен ирештерде.

[9] Башка халыкларга Ул моны эшләмәде, шуңа күрә алар Аның хөкем-карарларын белмиләр. Раббыны данлагыз!

Зәбур — Chapters